Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Минзәлә районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Чулман” җәмгыятенә караган хуҗалыкта эре мөгезле терлеккә кертелгән туберкулин нәтиҗәләрен өйрәнде.
19 нчы февраль көнне Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары МИнзәлә районындагы “Карлыгач” балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлеше буенча кабат тикшерә. Тикшерү барышында күренгәнчә, алдан табылган кимчелекләр бетерелгән, ветеринария кагыйдәләре таләпләрен бозу очрагы табылмаган.
Кайбыч – Комсомольск юлында Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Саба районыннан Чуваш республикасына илтелүче 7 баш эре мөгезле терлеккә ветеринария белешмәсе булмавын ачыклый. Бу факт ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очрагы. Гаепле штраф түләячәк.
Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы башкарма комитет белгечләре белән берлектә Кызыл Яр авылында тиешле булмаган урында елга балыгын сатуны тикшереп рейд үткәрде. Ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлмәгән.
19 февраль көнне Апаст территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районындагы Надежинов урта белем бирү йортында планлы тикшерү үткәрә. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләрен тупас бозу очраклары теркәлгән: бер партия терлекчелек продуциясе белем бирү йортына ветеринария белешмәсеннән башка кабул ителгән. Әлеге факт буенча административ җаваплылык каралган.
19 нчы февраль көнне Мөслим районында “Таврия-2” постында Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән терлекчелек продукциясен ташучы машиналарны тикшерә. Тикшерү вакытында ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлми.
17 – 18 нче февраль көннәрендә Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлегег инспекторлары Түбән Кама шәһәрендә узган авыл хуҗалыгы ярминкәләре вакытында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерә. Сыер итен, терлекчелек продукцияләрен сату вакытында килеп чыккан ветеринария таләпләрен төгәл үтәү буенча киңәшләр бирелә.
12 нче февральдән 19 ына кадәр Россия территориясендә түбәндәге эпизоотия халәте теркәлгән:
Краснодар һәм Белгород өлкәләрендә дуңгызларда африка чумасы буенча кертелгән карантин тәмам.
Кыргый фаунада тагын ике территориядә африка чумасы вирусы ачыкланган. Байкал арты өлкәсендә 650 баш эре мөгезле терлектә, 30 баш сарыкта ящур авыруы билгеләре чагыла.
16 нчы февраль көнне Әгерҗе районында мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Сүз электрон ветеринар сертификация турында барды. Киңәшмәдә доклад белән Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүдеге җитәкчесе Наил Кәлимуллин чыгыш ясады.