ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәрендә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш үрдәк түшкәләре сату очрагын ачыклаган. Гаепле затларга штраф турында беркетмә төзелгән, үрдәк итен сату туктатылган.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Уфа юлында ветеринария таләпләрен үтәмичә Югары Ослан районыннан Балык Бистәсе районына маллар ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затлар штраф түләргә тиеш була.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә тавыклар һәм үрдәкләр сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – кошларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Сату туктатылган, сатучыга административ штраф турында беркетмә төзелгән.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында 7 урында тишле ветеринария белешмәсе булмаган килеш эре мөгезле терлек бозаулары сату фактын ачыклаган. Гаепле затларның барысы да административ штрафка тартылачак.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районындагы бер мәктәбендә ветеринария өлкәсендә табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозу ачыкланмаган, алдан табылган кимчелекләр бетерелгән.

8 нче ноябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Саескан тавы постында юл патруль хезмәте белән берлектә кизү вакытында 28 берәмлек транспорт чарасы туктатылып тикшерелгән. Транспортларны тикшерү вакытындаике тапкыр терлекчелек продукциясен тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу очрагы ачыкланган. Ике очракта да административ штраф турында беркетмә төзелгән.  


10
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Молькеево постында кизү вакытында Арча районыннан Чувашия республикасына ташылучы 4 баш эре мөгезле терлеккә тиешле ветеринария белешмәсе булмауны ачыклый. Ветеринария турындагы законны бозучы административ штрафка тартылачак.

9 нчы ноябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама шәһәрендәге базар янында тиешле ветеринария белешмәсе булмаган килеш сыер итен сатучыны ачыклый. Гаепле затка карата административ беректмә төзелгән, сату туктатылган.

 

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Әлки районы базарлы Матак авылында терлекчелек продукцияләрен сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган. Гаепле затка штраф каралган, сату туктатылган.


9
ноябрь, 2018 ел
җомга

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында сыер итен ташыганда ветеринария таләпләрен тупас бозу очрагын ачыклаган – сыер ите тиешеле температураны саклый торган җиһазларсыз машинада ташылган. Гаепле затка  административ штраф турында беркетмә төзелгән.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International