ЯҢАЛЫКЛАР


16
август, 2019 ел
җомга

Баш ветеринария идарәсенең ревизион эшче төркеме Балык Бистәсе районы ветеринария берләшмәсендә 2017 – 2019 еллык финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Баш ветеринария идарәсенең ревизоры Илнур Галимҗанов җитәкчелегендә киңәшмә үтте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының «Таврия-1» стационар постында, Евразия икътисадый комиссиясе Советының 2013 елның 9 октябрендәге 68 номерлы карары белән кабул ителгән «ит һәм ит продукциясе иминлеге турында» Таможня берлегенең техник Регламентының 98 пункты (ТР ТС 034/2013) нигезендә, контроль астында булган продукцияне ташу фактын ачыклады. Бозучыга карата РФ КоАП 14.43 ст.1 ө.буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Алексеевск территориаль идарәсенең  дәүләт ветеринария инспекторы  Яңа Чишмә муниципаль районының Екатерина Бистәсе авылында шәхси ярдәмче хуҗалыкны тикшерде, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Авыл хуҗалыгы энтомофильле үсемлекләрне серкәләндерү, үстерү һәм серкәләндерү өчен һәм умартачылык продукциясен алу өчен бал кортларын тотуның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында" 19.05.2016 ел, № 194 боерыгын бозган өчен умарталык хуҗасы Россия Федерациясе КоАП 10,6 ст. 1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль идарәсе,  хезмәткәрләре тарафыннан, «сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында» Таможня берлегенең Техник Регламенты нигезендә,  сөт ташуның ике очрагы ачыкланды.Продукция  ябылмаган цистернада ташылды.Гаепле зат РФ КоАП 14.43 ст.1 ө. һәм РФ КоАП 10.8 ст. 2 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Әлмәт районы территориясендә, ветеринария документларыннан башка үрдәкләр сату факты ачыкланды.

Шуның белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы бозылды.  Хокук  бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының Тәмте авылы территориясендә 120 кг. лы дуңгыз итен санкциясез сату фактын ачыклады . Хокук бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.  Сату туктатылган.


15
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы Яшел Үзән районының Төньяк Норлат авылы территориясендә рөхсәтсез сөт продукциясен (атланмай, сыр, эремчек мае) сату фактын ачыклады.Хокук  бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.  Сату туктатылган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Түбән Кама территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Түбән Кама районының «Таврия-1» СПВК стационар постында РФ КоАП 10.8 ст.2 ө. буенча 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының боерыгын бозган өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль идарәсе дәүләт ветеринария инспекторлары контроле астында Саба районының «ПМК» ветеринария  белгечләре белән берлектә 202 баш нәселле эре мөгезле терлек кайтарылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы Югары Ослан районы Югары Ослан авылы территориясендә рөхсәтсез кош ите сату фактын ачыклады .Сәүдә ветеринария документларыннан башка алып барылган.Хокук  бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.  Сату туктатылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International