Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Чаллы территориаль идарәсе инспекторлары дуңгызларда африка чумасын профилактикалау максатында тикшерү уздырды, Тукай районының Мәләкәс авылында дуңгызларны ирекле йөртү фактлары ачыкланды. Гаепле зат РФ КоАП 10.6 ст.1 ө.буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Әлмәт территориаль идарәсе ветеринария инспекторлары Әлмәт районы Ямаш авылында умарта кортларын тотуның ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкка тикшерү үткәрде.Умарталык хуҗасы РФ КоАП 10.6 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының Кама Тамагы ш .т. б. территориясендә 40 кг. күләмендә рөхсәтсез дуңгыз итен сату факты ачыкланды.Хокук бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылган.
Казан Оренбург юлында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан «азык-төлек продукциясе иминлеге турында» ТС 021/2011 Таможня берлегенең Техник Регламенты нигезендә контроль астында булган продукцияне ташу кагыйдәләрен бозып ташу очрагы ачыкланды. Таможня берлеге комиссиясенең 2011 елның 9 декабрендәге 880 номерлы карары белән. Гаеплеләр РФ КоАП 14.43 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Чаллы территориаль идарәсе инспекторлары Менделеевск муниципаль районының Ижевка «Солнышко «балалар бакчасына карата алдан бирелгән күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү буенча урынга чыгып планнан тыш тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ветеринария законнарын бозу очраклары ачыкланмады, күрсәтмә тулысынча үтәлде.
Түбән Кама ветеринария инспекциясенең ветеинария инспекторлары тарафыннан Түбән Кама шәһәрендә санкцияләнмәгән сәүдә буенча рейд вакытында ветеринария документларыннан башка сату очрагын ачыкладылар.Хокук бозучыга беркетмә төзелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Алексеевск территориаль идарәсенең Алексеевск дәүләт ветеринария инспекторлары Әлки районының Базарлы Матак авылында законсыз рәвештә хайван продукциясе белән сәүдә итүне ачыклау буенча рейд үткәрде.Ветеринария-озату документларыннан башка терлек продукциясе сатуның 2 очрагы һәм суыту җиһазларын кулланмыйча гына казылык әйберләре сатуның 1 факты ачыкланды.Сәүдә туктатылды, хокук бозучылар РФ КоАП 14, 43 ст.1 ө., 10, 8, 1 ө., 1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Үзмәшгульләргә консультация бирү буенча "Сыналган бизнес" кайнар линиясе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны ш .т. б. территориясендә 120 кг. күләмендә санкцияләнмәгән кош ите сату фактын ачыклады. Хокук бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылган.
Менделеевск шәһәрендә санкцияләнмәгән сәүдә буенча рейд вакытында ветеринария инспекциясенең Чаллы территориаль ветеринария инспекторлары балыкны ветеринария документларыннан башка сату очрагын ачыкладылар.Аңлату эшләре үткәрелде, РФ КоАП 10.8 ст.1 ө. буенча беркетмә төзелде, сату туктатылды.