ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан ителде. Идарәнең ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге буенча Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама һәм Әлмәт территориаль бүлекләренә инспекторлар эшкә чакырыла.

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе матбугат конференциясе узды. Матбугат очрашуы тиз йогышлы кош гриппы вирусының Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керүен һәм таралуына юл куймау темасын яктыртты. Журналистлар белән очрашуга Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин килде.


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге территориаль бүлекләренең ветеринария инспекторлары белән онлайн режимда киңәшмә үткәрде. Эш барышында республика территориясенә терлекләр һәм терлекчелек продукциясе кертүне тикшереп тору мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, чөнки Алмаз Хисаметдинов сүзләренә караганда, республикага күп санда хайваннар кертелә һәм терлекчелек продукциясе күләме шактый.

Хөрмәтле журналистлар! Иртәгә, 2023 елның 23 мартында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе “Хайваннарның һәм кошларның аеруча куркыныч авыруларын республика территоиясенә керүен кисәтү турында” темасына багышланганган матбугат очрашуына чакыра.

Бүген Алексеевск муниципаль районында йогышлы авыруларның республика территориясенә үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

Казан дәүләт ветеринария берләшмәсенең 8 нче ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясендә Казан ветеринария академиясе ветеринария медицинасы факультетының 4 курс студентлары белән практик дәресләр узды. Студентлар белән дәресләрне лаборатория мөдире Ирина Кудряшова үткәрде.


21
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш визиты белән Теләче районында булды. Эш сәфәре Теләче районының терлекчелек хуҗалыклары һәм ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге белән танышу максатында оештырылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе илдә кош гриппы буенча эпизоотик хәлнең һаман да киеренке булуы турында хәбәр итә. Шуңа бәйле рәвештә, Баш ветеринария идарәсе язгы миграция чорында күчмә кошларның вирус кертү куркынычы югары булуын искә төшерә. Кыргый кошлар - югары патогенлы кош гриппы вирусын төп таратучылар.


20
март, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында Идел-Кама тыюлыгы территориясендә дуңгызларда африка чумасын профилактикалау максатларында кыргый кабаннар санын мониторинглау буенча рейд-тикшерү узды.

Буа һәм Чүпрәле районнарында йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч, хайваннар авыруларының республика территориясенә үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча комиссияләрнең чираттан тыш утырышлары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International