Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Гаптрауп улы Хисаметдинов «Татарстан радиосы»нда туры эфирда чыгыш ясады. Алып баручы Разин Нуруллин белән әңгәмә барышында республикада һәм гомумән Россия Федерациясендә эпизоотик вәзгыятькә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар, аерым алганда, күчеп йөрүче кошларның язгы миграциясе чорында кош гриппы вирусының үтеп керү куркынычы һәм дуңгызларда африка чумасын булдырмау чаралары турында сөйләштеләр. Хайваннарны һәм милекчеләрнең үзләрен аеруча куркыныч авырулардан саклау турында халык өчен бик күп файдалы мәгълүмат яңгырады. Шулай ук ветеринариядә бүгенге көнгә актуаль темалар турында да фикер алыштылар. Туры эфирда Алмаз Хисаметдинов радио тыңлаучыларның сорауларына җавап бирделәр.