Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Баулы районындагы Поповка балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшергәннәр. Ветеринария өлкәсендә кагыйдә бозулар ачыкланмаган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Саескан тавы постында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 19 берәмлек транспорт чарасын тикшергәннәр. Шуларның 11 е контрольдә тотылырга тиеш булган йөк төягән. Бер очракта сыер итен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташу ачыкланган. Гаепле кешегә административ штраф каралган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы мәхәлләләре вәкилләре белән киңәшмә үткәрделәр. Корбан Бәйрәменә әзерлек вакытында читтән маллар керткән вакытта үтәлергә мәҗбүри булган кагыйдәләр турында сүз барды.
Әлмәт районы ветеринария инспекторалры Баулы районындагы урта мәктәптә алдан табылган ветеринария кагыйдәләрен бозу очракларын бетерүне тикшерделәр. Таләпләр бозылу ачыкланмаган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсе белән берлектә шәхси эшмәкәрләр, мөхтәсибәт вәкилләре белән терлек һәм кош-кортлар сатып алганда үтәлергә тиешле мәҗбүри таләпләр турында киңәшмә үткәрделәр.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Баулы районындагы бер мәктәптә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүе ачыкланган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Арча районындагы балалар бакчасы-мәктәп бюджет учреждениесендә ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Арча районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә азык-төлек кибетләренә башка региннардан китерелгән сыер маеның Таможня Союзы Техник Реглмаентына туры килүен тикшерделәр.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Питрәч районы баш ветеринар табибы, районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, Пановка авыл җирлеге башлыгы белән берлектә гражданнарның ризасызлыгы буенча умарталык тикшерелде. Умарталыкны тикшерү вакытында ветеринария таләпләре бозылу ачыкланган. Гаепле затка карата штраф каралган.