ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Россельхознадзор Пермь өлкәсендә әзер продукциядә дуңгызларның африка чумасы вирусы табылганлыгы турында хәбәр итә. Белешмәләр нигезендә ачыкланганча, ит продукциясе 19 нче август көнне җитештерелгән. 12 нче сентябрь көнне продукциядә вирус генетик материаллары ачыкланган. Хәзерге вакытта Пермь өлкәсе ветеринария инспекциясе әлеге вирусны таратуга юл куймас өчен профилактик чаралар үткәрә.

16 нчы сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Олы Кайбыч авылында катнаш азык сатканда ветеринария таләпләрен санга сукмау очрагын ачыклаган: катнаш азык ветеринария белешмәсе булмаган килеш сатылган. Гаепле зат административ штрафка тартылган, сату туктатылган.

 

 

14 нче сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары 3 баш мөгезле эре терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: Чувашиядән китерелүче сыерларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затка карата административ штраф язылган.


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

14 нче сентябрь көнне Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары документларны тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ветеринария белешмәсе булмаган фактлар ачыкланган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.

2018 елның 15 сентябрендә Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында  “Ат көненә” багышланган  дистанцияле  халыкара ат чабышлары узды. Чараны  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,  Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре министрлыгы,  Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Казан»  халыкара ат спорты комплексы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе, «Элита» Баш нәсел предприятиесе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт  ветеринария берләшмәсе,  «Татмелиорация» ТК ҖЧҖ,  «Сервис-Агро» ҖЧҖ оештыра.

Чабышлар 40, 80 120 км  араларда узды. Шулай ук чара кысаларында  «Аргамак», «Авыл егетләре», Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе призларына чабышлар планлаштырылган, «Ат көне» бәйрәме уңаеннан ат йөгәрләү тизлегенә, иң яхшы арбага, атта иң тиз йөртүгә конкурслар булды. Арча районы ветеринария берләшмәсе белгечләре ат чабышларда ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итте.

Бүген Казанда “Кросс наций-2018” үтте. Баш ветеринария идарәсе, Республика ветеринария лабораториясе һәм Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе белгечләре әлеге акциядә катнашты. Йөгерү трассасы ел саен меңләгән спорт сөючене берләштерә. Катнашучылар арасында мәктәп укучылары, студентлар, эшчеләр катнаша.


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Әлмәт районы вкетеринария берләшмәсендә  ортопедлар өчен тоякларны кисү һәм чистарту буенча семинар узды.

Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка ” постында 300 кг күләмендә сөт ташыганда ветеринария таләпләре бозылу очрагын ачыклаган. Гаепле зат штрафка тартыла.

14 нче сентябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Ульяновск юлында маллар ташыганда ветеринария таләпләре бозылуны ачыклаган: Чувашия республикасынна Татарстанга ташылучы 7 баш эре мөгезле терлеккә ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат штраф түләячәк.

 

 

13 нче сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Уфа юлында Югары Ослан районыннан Казанга ветеринария белешмәсе булмаган килеш сөт ташу очрагын ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен гаепле затка штраф салынган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International