ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Актаныш районы ветеринария берләшмәсе белгечләре белән берлектә “Әнәк” агрофирмасында элек кертелгән туберкулинга сизгерлек күрсәткән эре мөгезле терлекләрне максатчан суюны күзәттеләр. Тикшерү нәтиҗәләре туберкулез авыруына хас булган сыйфатларны күрсәтмәгән.  
 


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Арча районы ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре тыл ветераннарын бәйрәм белән котлады. Һәрбер ветеранга азык-төлек җыелмасы, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Файзрахманов исеменнән котлау открыткасы тапшырылды.

7 нче май көненә Владимир өлкәсендә 2 урында дуңгызларда африка чумасы авыруы буенча карантин саклана. Бруцеллез авыруы килеп чыккан тагын 10 пункт теркәлгән.

 

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Кама постында Удмуртия республикасына баручы машинаның тиешенчә дезинфекция үтмәгәнен ачыклаган. Бу күренеш ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу дип санала. Гаепле зат штраф түләячәк.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Кама постында кизү вакытында Свердловск өлкәсеннән Апас районына баручы машинада 14 400 данә тавык йомыркасын тиешле булмаган документлардан башка гына ташу очрагын ачыклаган. Гаепле затка административ җаваплылык каралган.

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Әгерже шәһәрендә кизү вакытында йөк машиналарын тикшерә. Тикшерү барышында 600 кг күләмендәге мәче ризыгына тиешле ветеринария белешмәсе булмау очрагы ачыкланган. Ветеринария таләпләрен бозучы административ җаваплылыкка тартылган.

Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы территориясендә эре мөгезле терлек бозауларын сатканда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган – малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Сату туктатылган һәм гаепле затка штраф язылган.

 

Казан – Оренбург юлында Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары 32 тоннадан артык бодай ташыганда ветеринария таләпләре бозылуны ачыклаган: контрольдә булырга тиешле йөккә ветеринария белешмәсе булмаган. Ветеринария таләпләрен бозучылар административ штрафка тартылган.  

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары Кама постында тавык итеннән әзерләнгән продукцияне ветеринар белешмәсе булмаган килеш ташу очрагына кисәткән. Продукция Яр Чаллыдан Әгерҗегә илтелергә тиеш була. Административ хокук бозучы штраф түләргә тиеш була.

23 нчы апрельдән – 28 нче апрель көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:

-         Серология бүлеге 1996 тапкыр кан тикшергән;

-         РИД буенча 949 тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән, гемотологиягә 303 тикшерү;

-         Вирусология бүлеге 855 тапкыр кан тикшергән, 22 тапкыр патологик материал тикшерелгән;

-         Бактериология бүлеге 39 тапкыр паталогик материал тикшергән, 1 терлек мәете тикшерелгән;

-         Биохимия бүлеге 29 тапкыр кан тикшергән, 2 тапкыр терлек азыгы;

-         ПЦР бүлеге 48 төрле анализ тикшергән;

-         Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 2 сөт продукциясе, 6 тапкыр сөт тикшергәннәр, 2 тапкыр бал, 2 тапкыр сыер маен тикшергәннәр;

-         Паразитология бүлегендә 9 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;

-         Токсикология бүлегендә 1 патологик материал, 1 тапкыр сөт тикшерелгән;

-         Тикшеренүләр үзәге 3 материал тикшергән.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International