23 нчы апрельдән – 28 нче апрель көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 1996 тапкыр кан тикшергән;
- РИД буенча 949 тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән, гемотологиягә 303 тикшерү;
- Вирусология бүлеге 855 тапкыр кан тикшергән, 22 тапкыр патологик материал тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 39 тапкыр паталогик материал тикшергән, 1 терлек мәете тикшерелгән;
- Биохимия бүлеге 29 тапкыр кан тикшергән, 2 тапкыр терлек азыгы;
- ПЦР бүлеге 48 төрле анализ тикшергән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 2 сөт продукциясе, 6 тапкыр сөт тикшергәннәр, 2 тапкыр бал, 2 тапкыр сыер маен тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 9 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;
- Токсикология бүлегендә 1 патологик материал, 1 тапкыр сөт тикшерелгән;
- Тикшеренүләр үзәге 3 материал тикшергән.