Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары язылган штрафларын вакытында түләмәүче 6 кешенең эшен районнардагы суд приставларына җибәргән.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Әлмәт районындагы бер авылда умарта кортлары асраганда ветеринария-санитария таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында кайсыбер кимчелекләр табылган. Ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелгән.
Яр Чаллы – Әлмәт юлында Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары 15 кг күләмендә колбаса эшләнмәләрен ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташуны ачыклаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын бозучы административ штрафка тартылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында өч баш сарык ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозуны ачыклаган: малларга ветеринария белешмәсе бирелмәгән. Хокук бозучыга карата протокол төзелгән.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары кизү вакытында 110 кг итне тиешле таләпләргә туры килә торган җиһазларсыз ташу очрагын ачыклаган. Әлеге күренеш Таможня Союзы техник регламент бозу дип санала. Гаепле затлар штрафка тартылган.
Яр Чаллы – Әлмәт юлында Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары 320 баш бройлер чебешләрен ташыганда ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыклаган – кошларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Махсус кагыйдәләрне үтәмәүчегә штраф каралган.
Яр Чаллы – Әлмәт юлында Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары 47 кг күләмендә балык ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү очрагын ачыклаган: ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затларга административ протокол язылган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районындагы балалар бакчасында алдан табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерделәр. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, ветеринария өлкәсендә алдан табылган кимчелекләр вакытында бетерелгән, күрсәтмәләр үтәлгән.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында Татарстан территориясенә маллар ташыганнан соң тиешенчә дезинфекция үтмәгән машина керү очрагын кисәткән. Гаеплегә карата административ хокук бозу факты буенча протокол төзелгән.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Әтнә районынна Чуваш республикасына баручы машинада 6 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария кагыйдәләре бозылу очрагын ачыклаган: малларга ветеринария белешмәсе алынмаган. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказы бозылу буенча протокол төзелгән.