ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Азнакай районында ветеринария белешмәсе булмаган килеш тавык йомыркасы һәм дуңгыз мае сату очрагын кисәткән. Гаепле затлар административ штрафка тартылган. Сату туктатылган.

Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Әлмәт районында 100 баш үрдәк сатканда ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыклаган – кошларга ветеринария белешмәсебулмаган. Гаепле затларга штраф каралган.

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, яшьләрне мал табибы һөнәренә кызыксындыру уяту максатынна үсмерләр арасында “Мин – булачак ветеринар” дип исемләнгән конкурста катнашырга чакыра. Бәйгенең рәсем номинациясендә 14 яшкә кадәрге балалар катнаша ала, инша һәм фоторәсемнәр номинациясе 18 яшькә кадәрге балалар өчен. Иҗади эшләрне 1 нче августка кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә тапшыру сорала. Җиңүчеләр ветеринария белгечләре  көнендә үткәреләчәк тантанада бүләкләнәчәк.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы Иске Ромашкино авылы мәктәбендә  ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле затка штраф түләргә туры киләчәк.

Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районындагы бер балалар бакчасында ветеринария кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә ветеринария белешмәсе булмау ачыкланган. Гаепле затка штраф түләргә туры киләчәк.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Казаннан Түбән Камага 1000 данә тавык йомыркасы ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – ташылучы йөккә ветеринария белешмәсе язылмаган. Гаепле затларга карата административ штраф язылган.  


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Агропросәнәгать паркы ветеринария лабораториясендә Республиканың ветеринария-санитария экспертлары аттестация узды. Комиссия составында Баш ветеринария идарәсе экспертлары да катнашты.  

 

Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары “Кама” постында 300 кг күләмендә колбаса эшләнмәләрен ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе язылмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
 

Бүген Баш ветеринария идарәсе җитәкчес Алмаз Хисаметдинов Мамадыш районы ветеринария берләшмәсе коллективы белән очрашты һәм коллективка  яңа җитәкчене тәкъдим итте – Руслан Котдусов 2000 нче елда Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлаган.


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов гражданнарны кабул итте. Сораулар һәм тәкъдимнәре булган гражданнар кабул итүгә  +7 (843) 221-77-47 телефон номеры аша алдан язылып куя ала. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов атна саен сишәмбе көнне Казан шәһәрендә Федосеевск урамы, 36 нчы йорт адресы буенча гражданнарны кабул итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International