6 нчы июль көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында ветеринария белешмәсе булмаган килеш кош ите ташу очрагын ачыклаган. Товар кире кайтарылган, гаеплегә карата протокол төзелгән.
6 нчы июль көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары “Саескан тавы” постында кизү вакытында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән берлектә 21 төрле транспорт чарасын тикшергән. Шуларның 9 ында ветеринария контролендә булырга тиешле йөк ташылган. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә хокук бозу ачыкланмаган.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында 56 кг күләмендә ит эшләнмәләре ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган – продукция ветеринария белешмәсе булмаган килеш ташылган. Гаепле затка карата протокол төзелгән.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендәге бер белем бирү йортында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында Таможня Союзының Техник Реглмаенты үтәлмәү ачыкланган: тавык йомыркалары тиешле шартларда сакланмаган. Гаепле затка карата штраф салынган.
Әлмәт районы ветеринария берләшмәсе белгечләре районда терлек азыгы әзерләү сыйфатын тикшерә. Сенаж салу технологиясен мәҗбүри саклаганда гына яхшы сыйфатлы азык әзерләргә мөмкин.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Сарман районында терлек азыгы әзерләүне контрольдә тотучы комиссия составында эшли.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Тәтеш районындагы балалар бакчасында элек табылган кимчелекләрнең бетерелүен тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсенә кагылышлы кимчелекләр табылмаган.
Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Чистай районы башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Кывзыл Яр авылында тиешле булмаган урында балык сату очракларын ачыклау буенча рейд үткәрде. Рейд вакытында ветеринария белешмәсе булмаган килеш балык сатуның бер очрагы ачыкланган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында кизү вакытында Киров өлкәсеннән Чуваш республикасына баручы машинада эре мөгезле терлек ташучыны штрафка тарткан. 4 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре булмаган.
Әлмәт территориаль бүлеге инспекторлары Чирмешән районы Шешма урта мәктәбендә ветеринария таләпләре үтәлешен кабат тикшерде. Тикшерү барышында ветеринария өлкәсендә кагыйдә бозулар ачыкланмаган, алдан күрсәтелгән кимчелекләр бетерелгән.