Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районында кошчылык хуҗалыкларында планнан тыш тикшерүне дәвам итәләр. Ветеринария өлкәсендә табылган кимчелекләр буенча административ штраф турында протокол төзелә.
Түбән Кама территориаль бүлеге начальнигы Андрей Никитин Мөслим районындагы “Туган як” агрофирмасында ветеринария законы нормативлары үтәлешен тикшерде. Планлы тикшерү барышында норматив акталрның үтәлмәве ачыкланган. Гаепле затка карата протокол төзелгән.
2 нче июльдән – 6 нчы июнль көннәрендә Республика ветеринария лабораториясе түбәндәге тикшерүләр үткәргән:
- Серология бүлеге 1166 тикшерү үткәргән;
- РИД буенча 274, ГЕМ буенча 84 тапкыр тикшерү лейкоз авыруын ачыклауга үткәрелгән;
- Вирусология бүлеге 524 тапкыр кан тикшергән, 29 тапкыр патологик материал тикшерелгән;
- Бактериология бүлеге 17 тапкыр паталогик материал, 2 терлек мәетен тикшергән;
- Биохимия бүлеге 57 тапкыр терлек азыгын тикшергән;
- ПЦР бүлеге 32 тапкыр дуңгыздан патологик материал, 134 тапкыр кан, 77 төрле продукция тикшергән;
- Ветеринар-санитар экспертиза бүлегендә 9 тапкыр сөт тикшергәннәр;
- Паразитология бүлегендә 19 тапкыр капрологиягә тикшерү үткәрелгән;
- Токсикология бүлегендә 1 тапкыр сөт тикшерелгән, 5 тапкыр терлек азыгы тикшерелгән.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Олы Кайбыч авылында бозаулар сатканда ветеринария кагыйдәләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәләре булмаган. Гаепле затларга карата штраф салынган.
8 нче июль көнне Чистай районы Каргалы авылы янында машина бәрдергән кабан дуңгызы мәете табылган. Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары күзәтүе астында Чистай районы ветеринария берләшмәсе белгечләре кабан дуңгызы мәетен биотермик базга илтелгән, тикшерү өчен материал алгач, мәет яндырылган. Кабан дуңгызы материалы тикшерү өчен ветеринария лабораториясенә озатылган.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Буа шәһәре территориясендә кошлар сатканда ветеринария таләпләрен бозуны ачыклый – кошларга тиешле ветеринария белешмәсе язылмаган. Әлеге вакыйга авыл хуҗалыгы министрлыгы Приказын үтәмәү дип санала. Гаеплеләр штрафка тартыла.
Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Чувашиядән Казанга килүче машинада ит ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: продукция тиешле температураны саклый торган җиһазларсыз ташылган.
06.07.2018г. под контролем госветинспекторов Алексеевского ТО ГВИ ГУВ КМ РТ ветеринарными специалистами ГБУ «Алексеевское РГВО», проведена читка реакции на введённый ранее туберкулин крупному рогатому скоту в количестве 355 голов, принадлежащих ООО «Красный Восток Агро» животноводческий комплекс «Левашово» Алексеевского района.
Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районында дуңгызларда африка чумасы авыруын профилактикалау максатында махсус рейд үткәрде. Рейд вакытында Смыловка авылында ирекле рәвештә дуңгызларның урамда йөрү фактын ачыклаганнар. Гаепле штрафка тартылаячак.
Апас территориаль бүлеге инспекторлары Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында эре мөгезле терлек бозаулары сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаеплеләргә карата административ штраф салынган.