ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2018 ел
җомга

24 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ штрафларын түләмәүчеләрнең эшләрен, бурычларын түләтү өчен, суд приставларына тапшырды.

24 нче август көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары “Таврия-2” постында суытылган итне ташыганда Таможня Союзының Техник Реглмаенты бозылуны ачыклаган: ит ташучы транспорт чарасы тиешле җиһазлар белән тәэмин ителмәгән була.  

 

24 нче август көнне Казан территориаль бүлеге ветеринария инспекторлары Казан шәһәрендә сыер итен сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: иткә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Административ хокук бозган затлар штрафка тартыла. Сату туктатыла.  

24 нче август көнне “Тула-1” постында Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары ветеринария белешмәсе булмаган килеш 1100 кг күләмендәге терлекчелек продукциясен, балыкны ташу фактын ачыклаган. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылган.

24 нче август көнне “Малиновка” постында Казан территориаль бүлеге инспекторлары терлекчелек продукциясен ташыганда ветеринария таләпләрен үтәмәү очрагын ачыклаган. Сарык ите транспорт чарасында бер-берсе өстенә өеп ташылган.

 

23 нче август көнне Саба территориаль бүлеге инспекторлары административ штрафларын түләмәүче 32 затның эшен район суд приставларына җибәргән.

23 нче август көнне Казан территориаль бүлеге  инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында Лаеш районыннан ветеринария белешмәсе булмаган килеш колбаса эшләнмәләре ташу фактын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен үтәмәүче административ җаваплылыкка тартылган.

23 нче август көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында 10 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган – малларга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.

23 нче август көнне Апас территориаль бүлеге инпсекторлары Кайбыч – Комсомольск юлында 3 баш эре мөгезле терлек ташыганда ветеринария кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.

23 нче август көнне Апас территориаль бүлеге инпсекторлары Кайбыч – Комсомольск юлында 150 кг кош итен Чувашия республикасына ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган: продукциягә тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Әлеге факт буенча административ хокук бозу турында проткол төзелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International