ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2018 ел
шимбә

7 нче сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә бал сатканда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: балга тиешле ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле зат административ штрафка тартылган. Сату туктатылган.


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

7 нче сентябрь көнне Казан территориалҗ бүлеге инспекторлары Казан шәһәрендә яңа тотылган елга балыгын ветеринария белешмәсе булмаган килеш сату очрагын ачыклаган. Ветеринария кагыйдәләрен бозучы җаваплылыкка тартылган. Сату туктатылган.

Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районы Елантау авылында урта мәктәптә планлы тикшерү үткәргән. Планлы чара вакытында ветеринария өлкәсендә кимчелекләр табылмаган.

6 нчы сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында ветеринария таләпләре үтәлмәү фактын ачыклаган: ит тиешенчә дезинфекция үтмәгән машинада, тиешле булмаган температурада ташылган. Административ хокук бозган зат штрафка тартыла.

6 нчы сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Түбән Кама районы постында ветеринария таләпләре бозылу фактын ачыклаган. 300 баш авыл хуҗалыгы кошлары тиешенчә дезигфекция үтмәгән трансопортта ташылган. Гаепле затлар штраф түләргә тиеш була.

 

6 нчы сентябрь көнне Казан территориаль бүлеге инспекторлары “Малиновка” постында Чувашия республикасыннан Татарстанга, маллар ташыганна соң тиешенчә дезинфекция үтмәгән транспорт чарасы керү фактын ачыклаган. Ветеринария таләпләрен үтәмәүчеләр административ штрафка тартылган.

6 нчы сентябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер мәктәптә ветеринария таләпләре үтәлешен тикшергән. Тикшерү барышында кайсыбер терлекчелек продукциясенә тиешле ветеринария белешмәләре булмау ачыкланган. Гаепле зат штрафка тартылган.

6 нчы сентябрь көнне Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Нурлат районындагы бер балалар бакчасында ветеринария таләпләре үтәлешен тикшерделәр. Тикшерү барышында ветеринария кагыйдәләре бозу очрагы ачыкланмаган.

7 нче сентябрь көнне Саба территориаль бүлеге инспекторлары Балтач районында махсус рейд үткәрде. Рейд вакытында яңа тотылган елга балыгын ветеринария белешмәсе булмаган килеш сату очрагын ачыклаганнар. Гаепле зат административ штрафка тартылган.


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

6 нчы сентябрь көнне Түбән Кама территориаль бүлеге инспекторлары Мөслим районындагы постта ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: 1500 баш авыл хуҗалыгы кошлары тиешенчә дезинфекция үткәрелмәгән транспорт чарасында ташылган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International