Алексеевск территориаль бүлеге инспекторлары Казан – Нурлат юлындагы постта Алексеевск районыннан Нурлатка сөт ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыклаган: сөт тиешенчә ябылмаган цестернада ташылган. Гаепле кешегә карата административ штраф турында протокол төзелгән.
3 нче октябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары белән кизү вакытында Кайбыч – Камылово юлында Ульяновск өлкәсеннән Татарстанга ташылучы 15 тонна сөткә ветеринария белешмәсе булмау фактын ачыклый. Авыл хуҗалыгы министрлыгы приказын үтәмәүче административ штрафка тартылган.
2 нче октябрь көнне Апас территориаль бүлеге инспекторлары Кайбыч – Камылово юлында дежур торганда Чувашия республикасыннан Арча районына 14 тонна сөт ташыганда ветеринария белешмәсе булмауны ачыклаган. Ветеринария турындагы законны үтәмәүчегә карата административ штраф турында проткол төзелгән.
3 нче октябрь көнне Яр Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары юлда кизү вакытыныда 6 баш бозау ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәвен ачыклаган: малларга ветеринария белешмәсе булмаган. Гаепле затлар административ штрафка тартылган.
Саба территориаль бүлеге инспекторлары Мәскәү – Уфа юлында юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе белән берлектә кизү вакытында 6 баш бозау ташыганда ветеринария таләпләре үтәлмәүне ачыкланган Марий Элдан Лаеш районына ташылучы малларга ветеринария таләпләре булмаган. Гаепле зат административ штрафка тартылган.
Түбән Кама территориаль б\леге инспекторлары Зәй районында урнашкан умарталыкта ветеринария таләпләре үтшлешен тикшерде. Тикшерү гражданнарның зары нигезендә оештырылган иде. Умарталыкны тикшерү барышында кайсыбер ветеринария кагыйдәләре үтәлмәү ачыкланган. Умарталык хуҗасына кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелгән, штраф язылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов Мөслим районы ветеринария берләшмәсенә яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул Ришат Шәяхмәтов. Ришат Рәйхан улы җитәкче булып билгеләнгәнче Түбән Кама территориаль бүлегендә консультатнт булып эшләде.