ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Түбән Кама территориаль ветеринария  инспекторлары    Зәй районының "Яр Чаллы – Зәй-Әлмәт" стационар постында терлек продукциясен ветеринария документларыннан башка алып кайту очрагы ачыкланды. Хокук бозучыга РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде.Шулай ук «азык-төлек продукциясе иминлеге турында " ТС 021/2011 Таможня берлегенең Техник Регламенты таләпләрен бозып, терлекчелек продукциясен ташу очрагы ачыкланды, 14 ст.1 өлеше буенча беркетмә төзелде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары Яңа Чишмә районының Яңа Чишмә авылында терлек продукциясен законсыз сату очракларын ачыклау өчен рейд уздырды. Ветеринария документлары булмаган килеш сөт сатуның 2 очрагы ачыкланды. Сәүдә туктатылган, хокук бозучылар РФ КоАП 1,10, 8 ст.буенча административ җаваплылыкка тартылган.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Түбән Кама территориаль идарәсе инспекторлары Сарман районының «Сарман» агрофирмасы ҖЧҖенә һәм Түбән Кама шәһәренең «Түбән Кама педагогика көллияте» карата элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше буенча планнан тыш ике тикшерү үткәрде.Ветеринария законнарын бозу очраклары ачыкланмады,күрсәтмәләр вакытында үтәлгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең  Саба территориаль ветеринария инспекторлары  тарафыннан Мәскәү-Уфа автоюлының 829 км, ТР Питрәч районының «Кольцо-1» стационар үлчәү контроле постында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл-патруль хезмәте инспекторлары белән берлектә 26 автомобиль тикшерелде, шуларның 12се контрольдә тотучы продукция алып барды. 30 баш мөгезле эре терлекнең ветеринария документларыннан башка алып кайту факты ачыкланды.Хайваннар Казан шәһәреннән Оренбург өлкәсенең "Туган якъ" ҖЧҖендә ташылды «Ветеринария турында " 1993 елның 14 маендагы 4979-1 номерлы РФ Законы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы бозылган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы хакимияте бинасында ящурны профилактикалау буенча чаралар күрү турында» гы карары буенча  "Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең"   белгечләре «Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарының ящур барлыкка килүен һәм таралуын булдырмау буенча комплекслы чаралар планы " үтәлеше турында санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында катнаштылар. Катнашучылар арасында шулай ук авыл җирлекләре вәкилләре дә бар иде. Чарада катнашучылар хайваннар һәм кошларның (ящур, нодуляр дерматит, Африка дуңгыз чумасы, котыру авыруы, себер язвасы, кошлар гриппы һ.б.) авырулары белән таныштылар. Алар кулларына хайваннар һәм кошларны кертү һәм карап тоту кагыйдәләре турында белешмәлекләр алдылар.

Татарстан Республикасы Министрлар Кибинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов чираттагы гражданнар кабул итүне 23 нче апрель  көнне Зәй районында  уздырачак. Ул Зәй районы администрациясендә узар дип көтелә. Җитәкче янына үзләрен борчыган сораулары белән Зәйлеләр  генә түгел, күрше районнардан да  гражданнар килә ала. Гражданнарны кабул итү  Зәй шәһәре ,Крупская урамы,6 нчы йорт адресы буенча үтәчәк.


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Казан территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автомобиль юлының 777 нче чакрымында («Малиновка» юл-патруль хезмәте АХПсы) автомобильдә билгеләнгән температура режимын үтәргә һәм теркәргә мөмкинлек бирүче чаралар белән җиһазландырылмаган автомобильдә Татарстан Республикасына Мәскәү шәһәреннән балык продукциясен ташу очрагы ачыкланды. Хокук бозучы РФ КоАП 14.43 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары тарафыннан Әлки районының, Базарлы Матак а., «Татар бөртекле технологияләре " ҖЧҖ» тикшерү уздырдылар. Тикшерү барышында ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозып азык бодаен сату очрагы ачыкланды. Хокук бозучыга РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде.

Әлмәт районында «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эре мөгезле терлек лейкозыннан савыктыру»  мәсьәләсе буенча семинар - киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Әлмәт  муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм эре мөгезле терлекне асрау, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның аларда лейкоз вирусы белән зарарлануның югары дәрәҗәсе булган ветеринария табиблары, ТР Россельхознадзор җитәкче урынбасары Евгений Иванов катнаштылар.

Түбән Кама бүлегенең ветеринария инспекторлары  Түбән Кама шәһәрендә «Бызов» базарында рей вакытында балыкка, сөт продукциясенә, тавык кукәенә ветеринария документлары булмавы ачыкланды. Хокук бозучыга РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International