Әлмәт районында «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эре мөгезле терлек лейкозыннан савыктыру» мәсьәләсе буенча семинар - киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре һәм эре мөгезле терлекне асрау, үрчетү һәм сату белән шөгыльләнүче хуҗалыкларның аларда лейкоз вирусы белән зарарлануның югары дәрәҗәсе булган ветеринария табиблары, ТР Россельхознадзор җитәкче урынбасары Евгений Иванов катнаштылар.