ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Кама Тамагы авылы территориясендә 15 кг. дуңгыз итеннән казылык әйберләрен рөхсәтсез сату очрагы ачыкланды. Сату ветеринария законнарын бозып тиешле ветеринария докуменларсыз башкарылган. Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды.  Сату туктатылган.


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы ветеринария идарәсе карамагындагы учреждениеләрнең ветеринария өлкәсендәге белгечләре өчен ФГИС«Меркурий» федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча гамәли семинар оештырды.

Семинар программасының теоретик блогы электрон ветеринария сертификациясе өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу һәм ФГИС“Меркурий” хуҗалык итүче субъектларны теркәү тәртибе мәсьәләләрен үз эченә алды.

ФГИС “Меркурий "  демо-версиясендә укытуның гамәли өлеше узды. Семинарда катнашучылар системада эшләү тәртибен, сертификатларны юкка чыгару процедурасын, кире кайтарылган ветеринария сертификатларын рәсмиләштерү һәм җитештерү ветеринария сертификатларын рәсмиләштерү тәртибен үзләштерделәр, эшләп чыгарыла торган һәм керү продукциясе журналлары белән эшләделәр.

Ульяновск өлкәсендә АЧС чыгу  сәбәпле, Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсендә авыл хуҗалыгы хайваннарын, кошларны, терлек азыгын сату белән шөгыльләнүче, шулай ук йорт дуңгызларын тоткан гражданнар белән беркетмә киңәшмә узды.

Очрашу барышында Ульяновск өлкәсеннән авыл хуҗалыгы хайваннарын, кошларны, инкубация йомыркаларын, терлек азыгы, терлекчелек җиһазларын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең махсус күрсәтмәләренә кертүне вакытлыча тыю турында мәгълүмат җиткерелде.

"Региональ дәүләт ветеринария күзәтчелеге" дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча өч көнлек программа тәмамланды. Программаны ябуны идарә башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов үткәрде. Курс тыңлаучыларына квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы тарафыннан Татарстан Республикасы Буа районының Раково авылы территориясендә эре мөгезле терлек лейкоз вирусы белән йогышланган көтүлеккә йөртү очрагы билгеләнде. Әлеге факт буенча административ хокук бозу турындагы эш буенча беркетмә төзелде. РФ КоАП 10.6 ст. 1 өлеше. Ачыклангын бозу очрагы юк ителде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Яр Чаллы территориаль идарәсе белгечләре М-7-Минзәлә юлында, 1101 км «Кемпинг» автосервисы янында, хайваннарны ташганнан соң транспорт чарасын санитар эшкәртмичә, чистартмыйча, юумыйча һәм дезинфекция ясамыйча йөртү очрагын ачыклады. Маршрут: Татарстан Республикасы-Башкортостан Республикасы. Гаепле зат административ җаваплылыкка 10.6 ст. 1 өлеше буенча тартылды.


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда ТР кулланучылар кооперациясен оештыру Берлеге белгечләре өчен ФГИС "Меркурий» эше буенча укулар узды. Укуны ачуда начальник урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашты. Республиканың дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре укучылар игътибарына хайваннар продукциясе кабул итүне оештыру һәм «гашения» кагыйдәләрен, шулай ук кире кайтарылган ВСД рәсмиләштерү кагыйдәләрен тәкъдим итәчәкләр.

М-7 " Мәскәү-Уфа» юл-патруль хезмәте Казан территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан ТР Яшел Үзән районыннан 20 баш эре мөгезле терлекне Балык Бистәсе районына  һәм ТР Арча районыннан 2 баш эре мөгезле терлекне Чувашия Республикасына ташу очрагы ачыкланды. Терлекләр бәйләнмәгән килеш ташылган. Гаеплеләр РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан елга балыгын һәм сөт продукциясен ветеринаря документларыннан башка сату очрагын ачыкладылар. Хокук бозучыга Аңлату эшләре үткәрелде РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылды.


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Гражданнар мөрәҗәгате нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама  территориаль идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама  шәһәрендә умартачылык продукциясен алу, бал кортларын карап тоту, үстерү,  аларны гамәлгә ашыру һәм куллану максаты буенча ветеринария кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча  тикшерү уздырдылар. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча умарталык хуҗасы 1 өлеш буенча административ җаваплылыкка тартылды. РФ КоАП 10.6 ст.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International