Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында АЧС вирусы Татарстан Республикасы Тәтеш районы территориясенә үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча утырыш узды. Утырышны Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Б. Семенычев алып барды. "Тәтеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" башлыгы Р. А. Гарипов АЧС-ка каршы чаралар турында чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль Дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге инспекторлары Чуаш Республикасыннан китерелгән ит һәм ит продукциясен 304 кг күләмендә сатуның 2 очрагын ачыклады. Тикшерү барышында ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.Сату суыткыч камераларыннан башка һәм камерада температураның автоматик контроль чаралары, шулай ук температура язу чаралары белән ит продукциясен саклау кагыйдәләрен бозып башкарылган.Әлеге очрак буенча административ хокук бозу турында карар чыгарылган.
Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында Россия Федерациясе дәүләт ветеринария хезмәте өлкәсенә керә торган органнар һәм учреждениеләр вәкилләре булмаган ветеринария өлкәсендәге белгечләргә аттестация узды. Белгечләрне аттестацияләү компьютер тестыннан һәм практик биремнәрне үтәүдән тора.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама районының «Таврия-2» стационар постында территориаль идарә карамагындагы продукцияне ташу кагыйдәләрен бозу очрагы ачыклады. Таможня берлеге комиссиясенең 2011 елның 9 декабрендәге 880 номерлы карары нигезендә, терлекчелек продукциясен ташыган вакытта гражданинда шәхси медицина кенәгәсе булмый. Хокук бозучыга 14 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе үз карамагындагы учреждениеләрнең ветеринария өлкәсендәге белгечләре өчен ФГИС«Меркурий» федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча гамәли семинар оештырды.
Семинар программасының теоретик блогы электрон ветеринария сертификациясе өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу һәм ФГИС“Меркурий” хуҗалык итүче субъектларны теркәү тәртибе мәсьәләләрен үз эченә алды.
ФГИС “Меркурий " демо-версиясендә укытуның гамәли өлеше узды. Семинарда катнашучылар системада эшләү тәртибен, сертификатларны юкка чыгару процедурасын, кире кайтарылган ветеринария сертификатларын рәсмиләштерү һәм җитештерү ветеринария сертификатларын рәсмиләштерү тәртибен үзләштерделәр, эшләп чыгарыла торган һәм керү продукциясе журналлары белән эшләделәр.
Семинарда Республика ветеринария берләшмәләренең ветеринария табиблары катнашты.
ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль ветеринария инспекторлары Лаеш районының Столбище авылы территориясендә итне ветеринария документларыннан башка сату очрагы билгеләнде. Гаеплеләр РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылды.
ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль ветеринария инспекторлары Лаеш районының Столбище авылы территориясендә елга балыгын ветеринария документларыннан башка сату очрагы билгеләнде. Гаеплеләр РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылды.
ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль ветеринария инспекторлары Лаеш районының Столбище авылы территориясендә комбикормны ветеринария документларыннан башка сату очрагы билгеләнде. Гаеплеләр РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылды.
ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль ветеринария инспекторлары карамагындагы территориядә Зәй районында кош гриппы профилактикасы буенча эш алып барыла, гражданнар һәм крестьян фермер хуҗалыклары башлыклары белән аңлату эшләре алып барыла, белешмәлекләр таратыла.
Комиссиядә "Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" башлыгы һәм авыл җирлекләре башлыклары катнаша.
ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль ветеринария инспекторлары һәм "Кайбыч районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" вәкилләре белән берлектә, территориаль идарә карамагындагы территориядә АЧС вирусына каршы профилактикалау буенча эш алып баралар, халык белән аңлату әңгәмәләре үткәрәләр һәм белешмәлекләр өләшәләр.
Дуңгыз асраучы гражданнарга шәхси ярдәмче хуҗалыкларны тулысынча ябык тотырга тәкъдим ителде, бу хайваннарны ирекле йөртү катгый тыела.