ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Түбән Кама территориаль ветеринария инспекторлары карамагындагы территориядә Зәй районында кош гриппы профилактикасы буенча эш алып барыла, гражданнар һәм крестьян фермер хуҗалыклары башлыклары белән аңлату эшләре алып барыла, белешмәлекләр таратыла.
Комиссиядә "Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" башлыгы һәм авыл җирлекләре башлыклары катнаша.