Татарстан Республикасы Лаеш районының Столбище авылы территориясендә сөтне ветеринария документларыннан башка сату факты билгеләнде.Хокук бозучы РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тартылды. Продукция сату туктатылган.
Казан -Оренбург юлында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан эре мөгезле терлекне ветеринария документларыннан башка ташу очрагы ачыкланды.Шуның белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 27 декабрендәге 589 номерлы боерыгы бозылды. Гаеплеләр РФ КоАП 10.8 ст.2 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Лаеш районының Столбище авылы территориясендә елга балыкларын ветеринария документларыннан башка сату факты билгеләнде. Хокук бозучы РФ КоАП 10.8 ст. 1 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тартылды. Продукция сату туктатылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Чаллы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан, Мәскәү проспекты, 136 нчы йортта, ветеринария документларыннан башка, 100 данә тавык йомыркасы сату факты ачыкланды. Хокук бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тартылды. Продукция сату туктатылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Әлмәт территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы Әлмәт районы Ямаш авылында умарта кортларын тотуның ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкка тикшерү үткәрде.Тикшерү барышында «авыл хуҗалыгы энтомофильле үсемлекләрне серкәләндерү, үстерү, сату һәм файдалану һәм умартачылык продукциясен алу максатларында бал кортларын тотуның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында»Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 19 маендагы 194 номерлы боерыгының 17,42 пунктларын бозу очраклары ачыкланды. Умарталык хуҗасы РФ КоАП 10.6 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе инспекторлары тарафыннан Түбән Кама районының «Таврия-1» СПК стационар постында Түбән Кама шәһәренең Сәүдә челтәрендә, ветеринария документларыннан башка гына, балык продукциясе ташу факты ачыкланды, бу исә «ветеринария турында» 14.05.1993 ел, №4979-1 Россия Федерациясе Законын һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 27.12.2016 ел, №589 боерыгын бозучыга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Чаллы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең «Алан «катнаш төрдәге 9 нчы балалар бакчасы» на карата ветеринария законнары таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча планлы күчмә тикшерү үткәрелде. Планлы тикшерү барышында ветеринария законнарын бозу очраклары ачыкланмады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе инспекторлары Түбән Кама районының «Таврия-1» стационар постында, "азык-төлек продукциясе иминлеге турында"Таможня берлегенең техник Регламентының 17 ТР ТС 021/2011 п. нигезендә, контроль астында булган продукцияне ташу фактын ачыклады. Ит продукциясе антисанитар шартларда ташылды. Бозучыга карата РФ КоАП 14.43 ст.1 ө.буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Әлмәт территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән районы Чирмешән авылында умарталарны тоту буенча ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкны тикшерделәр.Умарталык хуҗасы РФ КоАП 10.6 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль идарәсе дәүләт ветеринария инспекторлары Алексеевск муниципаль районының Олы Тигәнәле авылында «Алан» ҖЧҖ карата күчмә планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында ветеринария законнарын бозу очраклары ачыкланды, аерым алганда казылык эшләнмәләренә ветеринария – озату документлары юк. Хокук бозуга юл куйган вазифаи затка РФ КоАП 10, 8 ст.1 ө. буенча беркетмә төзелде.