Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Әлмәт территориаль идарәсе инспекторлары Татарстан Республикасы Әлмәт районы Ямаш авылында умарта кортларын тотуның ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкка тикшерү үткәрде.Тикшерү барышында «авыл хуҗалыгы энтомофильле үсемлекләрне серкәләндерү, үстерү, сату һәм файдалану һәм умартачылык продукциясен алу максатларында бал кортларын тотуның ветеринария кагыйдәләрен раслау турында»Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 19 маендагы 194 номерлы боерыгының 17,42 пунктларын бозу очраклары ачыкланды. Умарталык хуҗасы РФ КоАП 10.6 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.