Мәскәү-Уфа» М-7 автомобиль юлының 777 нче чакрымында («Малиновка» юл-патруль хезмәте) фа 4 тонна туңдырылган балык продукциясен ветеринария документаларыннан башка ташу факты ачыкланды.Ветеринария-санитария кагыйдәләренең 1.10 п., 1.11 п. «терлекләрне, кошларны, балыкларны, азык-төлекне һәм терлек чималын автомобиль транспортында ташу буенча ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозу.Гаепле зат РФ КоАП 10.8 ст.2 өлешендә каралган административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль идарәсе дәүләт ветеринария инспекторлары дуңгызларда африка чумасын профилактикалау максатыннан үткәрелгән рейд вакытында Аксубай районының Мәдәният поселогында дуңгызларны ирекле йөртү факты ачыкланды. Гаепле зат РФ КоАП 1,10, 6 маддәләре буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Рөхсәтсез сәүдә урыннарына Казан шәһәре территориясендә рейд үткәрелде. Рейд барышында терлек продукциясен, 2 очрагы ачыкланды.Рөхсәтсез сәүдә урыннарына Казан шәһәре территориясендә рейд үткәрелде. Рейд барышында терлек продукциясен, аерым алганда, сыер итен сатуның 2 очрагы ачыкланды.РФ КоАП 10.8 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләреннән, ветеринария табибларыннан, завод хезмәткәрләреннән, столярлардан, төзүчеләрдән башка илебез дә, көн саен хозурланырга күнеккән уңышларыбыз да булмас иде.
Ветеринар-иң игелекле, гуманлы һөнәрләрнең берсе, анда очраклы кешеләр булмый. Алар көн саен Җиргә күпме хезмәт куялар, хайваннарга нинди кайгыртучанлык белән карыйлар.
Яшь белгечләр өчен Кукмара районында баш эпизоотолог булып эшләүче Сәляхова Фәния Мәхмүт кызы әнә шундый үрнәк булып тора. Фәния Сәлахова 1967 елның 3 октябрендә туган .Хезмәт юлын 1992 елда башлаган. Казан ветеринария институтын тәмамлаган. Н.Э.Бауман Татарстан Республикасы Кукмара районының «XXI партсъезд» колхозына ветеринария табибы булып эшләргә китә.
Бүгенге көндә Фәния Мәхмүт кызы «Кукмара район дәүләт ветеринария берләшмәсендә» эшли, үзенең эшенә җаваплы каравы һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә коллективта, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре арасында ихтирам казана.
Фәния Сәляхова үз һөнәренә тугры. Коллегалар фикеренчә, куелган бурычны хәл итү өчен теләсә кайсы кеше белән уртак тел таба белү һәм яхшы оештыру сәләте төп сыйфатлардан санала. Шулай ук ул яшь белгечләр белән бик теләп уртаклаша һәм алар өчен лаеклы үрнәк булып хезмәт итә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Чаллы территориаль идарәсе инспекторлары дуңгызларда африка чумасын профилактикалау максатында тикшерү уздырды, Тукай районының Мәләкәс авылында дуңгызларны ирекле йөртү фактлары ачыкланды. Гаепле зат РФ КоАП 10.6 ст.1 ө.буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Әлмәт территориаль идарәсе ветеринария инспекторлары Әлмәт районы Ямаш авылында умарта кортларын тотуның ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкка тикшерү үткәрде.Умарталык хуҗасы РФ КоАП 10.6 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Апас территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының Кама Тамагы ш .т. б. территориясендә 40 кг. күләмендә рөхсәтсез дуңгыз итен сату факты ачыкланды.Хокук бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Сату туктатылган.
Казан Оренбург юлында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Әлмәт территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан «азык-төлек продукциясе иминлеге турында» ТС 021/2011 Таможня берлегенең Техник Регламенты нигезендә контроль астында булган продукцияне ташу кагыйдәләрен бозып ташу очрагы ачыкланды. Таможня берлеге комиссиясенең 2011 елның 9 декабрендәге 880 номерлы карары белән. Гаеплеләр РФ КоАП 14.43 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Чаллы территориаль идарәсе инспекторлары Менделеевск муниципаль районының Ижевка «Солнышко «балалар бакчасына карата алдан бирелгән күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү буенча урынга чыгып планнан тыш тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ветеринария законнарын бозу очраклары ачыкланмады, күрсәтмә тулысынча үтәлде.
Түбән Кама ветеринария инспекциясенең ветеинария инспекторлары тарафыннан Түбән Кама шәһәрендә санкцияләнмәгән сәүдә буенча рейд вакытында ветеринария документларыннан башка сату очрагын ачыкладылар.Хокук бозучыга беркетмә төзелде.