Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләреннән, ветеринария табибларыннан, завод хезмәткәрләреннән, столярлардан, төзүчеләрдән башка илебез дә, көн саен хозурланырга күнеккән уңышларыбыз да булмас иде.
Ветеринар-иң игелекле, гуманлы һөнәрләрнең берсе, анда очраклы кешеләр булмый. Алар көн саен Җиргә күпме хезмәт куялар, хайваннарга нинди кайгыртучанлык белән карыйлар.
Яшь белгечләр өчен Кукмара районында баш эпизоотолог булып эшләүче Сәляхова Фәния Мәхмүт кызы әнә шундый үрнәк булып тора. Фәния Сәлахова 1967 елның 3 октябрендә туган .Хезмәт юлын 1992 елда башлаган. Казан ветеринария институтын тәмамлаган. Н.Э.Бауман Татарстан Республикасы Кукмара районының «XXI партсъезд» колхозына ветеринария табибы булып эшләргә китә.
Бүгенге көндә Фәния Мәхмүт кызы «Кукмара район дәүләт ветеринария берләшмәсендә» эшли, үзенең эшенә җаваплы каравы һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә коллективта, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре арасында ихтирам казана.
Фәния Сәляхова үз һөнәренә тугры. Коллегалар фикеренчә, куелган бурычны хәл итү өчен теләсә кайсы кеше белән уртак тел таба белү һәм яхшы оештыру сәләте төп сыйфатлардан санала. Шулай ук ул яшь белгечләр белән бик теләп уртаклаша һәм алар өчен лаеклы үрнәк булып хезмәт итә.