Хакимиятләр Россиядә агросәнәгать комплексына булышуны дәвам итәләр, илдә авыл хуҗалыгы югары технологияле, нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле булсын өчен әле тагын күп нәрсә эшләргә кирәк, дип белдерде Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев “Алтын көз” күргәмәсен ачу тантанасында.
«Без, һичшиксез, агросәнәгать комплексына алга таба да ярдәм итәчәкбез, чөнки безгә әле авыл хуҗалыгы югары технологияле, нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле булсын өчен бик күп нәрсә эшләргә кирәк», - диде ул.
Россия агросәнәгать комплексының соңгы елларда үткән юлы бик җиңел булмады, дип ассызыклады Медведев. «Әмма шунысы мөһим, шул һөнәрне сайлаган кешеләр, аңа ышанычны югалтмыйча, һәркөнне, һәр сәгать шул авыр хезмәт белән шөгыльләнүләрен дәвам итәләр һәм аларның күпчелеге үз эшенең осталары булып җитештеләр», - дип өстәде ул.
Шуны искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе бүген Халыкара агросәнәгать форумы һәм “Алтын көз – 2019” күргәзмәсе эшендә катнаша.
ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән бергә 15 автомобильне тикшерде, аларның 8е-контроль астында булган продукция ташыган. Мөгезле эре терлек ташыганда ветеринария законнарын бозу ачыкланган, автомобиль дезинфекцияләнмәгән. Закон бозучы РФ КоАП 10,8 ст.1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Кичә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре бәйрәме узып китте. Бәйрәмнең тантаналы өлешен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. мәртәбәле кунаклар арасында хезмәт ветераннары, Кырым премьер-министры, Татарстан республикасы Премьер-министр урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка дәүләт хезмәткәләрен күрерггә булды.
Мөслим районында "терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү комплекслы программасы" узды. Программа агросәнәгать комплексында эшләүче, әмма белгечләре буенча ветеринария табиблары булмаган (терлекчеләр, сыер савучылар), ягъни хезмәт эшчәнлеге турыдан-туры терлекләр белән бәйле хезмәткәрләргә исәпләнгән .
Укытуның төп бурычы- авыручы хайваннарның беренче авыру билгеләрен күреп ачыкларга һәм ветеринария табибы килгәнче беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнергә.
Укыту 2 этапка бүленә: 1 этап теоретик өлешне өйрәнүгә юнәлдерелгән, әлеге программа хирургия, акушерлык һәм терапия юнәлеше буенча ведакадемия укытучылары тарафыннан биреләчәк.
Фотода дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы А.М. Никитин, ДБУ Мөслим РДВБ Баш ветеринария табибы Р. Р. Шәяхмәтов, КДВМА хирургия кафедрасы укытучысы.
2019 елның 5 октябрендә «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында («Малиновка» СП) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре Чувашия Республикасыннан килгән 17640 данә тавык йомыркасын Казан шәһәренә алып бару фактын теркәде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары Татарстан Республикасы Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылы территориясендә эре мөгезле терлекне рөхсәтсез сатуның 6 очрагын ачыклады.
Яр Чаллы дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре шәһәр территориясендә хайваннар котыруына каршы профилактик вакцинацияләүне дәвам итәләр.
8 октябрьдә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тантаналы кабул итүе узачак.
Чарага тармак ветераннары һәм муниципаль районнарның, агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләренең, сервис оешмаларының хезмәт алдынгылары вәкилләре чакырылды.
Бу көнне республика авыл хуҗалыгы тармагының иң яхшы игенчеләрен, терлекчеләрен, механизаторларын, КФХ башлыкларын һәм белгечләрен котлыйлар.
Бинаның холлында “Хезмәт кешеләре” фотокүргәзмәсе оештырыла.
Чара 13:00 сәгатьтә башлана.
«Урман атнасы-2019» табигать саклау акциясенә Сарман районының дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә кушылды. Ветеринария янәшәсенә агачлар утыртылды, территория чүп-чардан чистартылды.
Акциянең максаты – урманга карата тәрбияви караш үстерү, урман проблемаларына карата җәмгыять игътибарын арттыру, урман ресурсларын яңадан торгызу һәм үстерү.
Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария идарәсе хезмәткәрләре "Милләтләр кроссы"спорт чарасында катнашу өчен "Казан Арена" янында җыелдылар.