Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария идарәсе хезмәткәрләре "Милләтләр кроссы"спорт чарасында катнашу өчен "Казан Арена" янында җыелдылар.
"Милләтләр кроссы" - катнашучылар саны һәм географик колачлау буенча Россия Федерациясе территориясендә иң масштаблысы булган спорт чарасы. Ярышларда төрле яшьтәге һәм төрле спорт әзерлеге булган гражданнар катнаша ала. Спорт сөючеләр белән беррәттән стартка профессиональ спортчылар, спорт ветераннары, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чыга.