Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Казан шәһәре территориясендә ветеринария документларыннан башка казылык әйберләрен сату факты ачыкланды. Закон бозучы РФ КоАП 10.8 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылды. Продукция сатудан туктатылган.
Бүген Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конференц-залында 2019 елның III кварталы өчен идарәләрнең хокук куллану практикасы нәтиҗәләре һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча җитәкчелек турында гавами фикер алышу үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында беренче, икенче һәм өченче укылышында “Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органныранына хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, хуҗасыз йорт хайваннарын аулау һәм асрау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыру өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителде.
2019 нчы елның 21 нче октябрендә «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Югары Ослан районыннан атланмай ташу факты буенча тикшерү үткәрелде. Гаеплегә карата РФ КоАП 10.8 ст.2 ө. буенча каралган хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекторлары тарафыннан юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре белән бергә «Саескан Тавы» СПВКДА дежур тору вакытта, мөгезле эре терлек ташу буенча, 432-5 ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 10.8 ст.1 ө. буенча беркетмә төзелде.
Кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Казанның ветеринария берләшмәсе башлыгы Тимур Галиев белән берлектә, Идел буе һәм Совет районнарында урнашкан Казан ветклиникаларында булды.
Яр Чаллы шәһәрендә хайваннарның аеруча куркыныч йогышларын бетерү буенча команда-штат өйрәнүләре узды.
2019 елның 16-17 октябрендә Арча районында хайваннар һәм кошларның аеруча куркыныч йогышларын бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре (кош гриппы версиясе) узды.
2019 елның 17 октябрендә «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында («Малиновка» СП) Казан территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Мәскәү шәһәреннән бер баш санында атны Чиләбе өлкәсенә алып бару факты ачыкланды, ветеринария документларыннан башка. Гаеплегә карата РФ КоАП 10.8 ст.2 ө. буенча каралган, хокук бозуларны кылган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Бүген ТР Министрлар Кабинетвнвң Баш ветеринария идарәсе ТР Мамадыш районында журналистларга матбугат сәфәре үткәрде.
Матбугат сәфәренең беренче өлеше хәзерге вакытта Татарстан районнарында баручы “Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәнү” – багышланган иде. Журналистларга укуның теоретик программасы белән бер рәттән, практик ягы да күрсәтелде.
Матбугат сәфәренең икенче өлеше Татарстан районнарына кайтарылган биологик калдыкларны утильләштерү торган машиналарның эшчәнлекләре белән танышу булып узды.
Ветеринария өлкәсенннән соңгы яңалыклар белән “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгыннан, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” газета-сайтларыннан, ТНВ каналының “Туган җир” тапшыруыннан белә алачаксыз.