2019 елның III кварталы өчен гавами тыңлаулар

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конференц-залында 2019 елның III кварталы өчен идарәләрнең хокук куллану практикасы нәтиҗәләре һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча җитәкчелек турында гавами фикер алышу үткәрде.

Фикер алышу барышында идарәләрнең электрон ветеринария сертификациясенең нәтиҗәләре һәм перспективалары, эпизоотик иминлекне саклау, үсемлек продукциясе җибәргәндә фитосанитар куркынычларны булдырмау, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең торышы кебек мәсьәләләрне үз эченә алган эш йомгаклары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International