Бүген Казан дәүләт аграр университетының иң яхшы 5 студентына һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең иң яхшы 5 студентына Россельхозбанктан беренче мәртәбә тантаналы рәвештә исемле стипендияләр тапшырдылар. Студентлар ай саен 10 мең сум стипендия алачаклар.
Дежурлык вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергә, а/ю М-7 Минзәлә «Кемпинг» автосервисы янында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге инспекторлары тарафыннан эре мөгезле терлек ташучыга ветеринария законнарын бозган өчен Россия Федерациясе КоАП 10.6 ст.1 ө.буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
2019 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе Казан территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Казан шәһәре территориясендә елга балыгын (туңдырылган) ветеринария документларыннан башка сату факты ачыкланды.
Бүген Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү" курсларын узу буенча таныклыклар тапшырды.
Сарман районының Сарман авылында санкцияләнмәгән сәүдә буенча рейд барышында дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама бүлеге инспекторлары тарафыннан, ветеринария документларыннан башка, контрольле продукция саткан өчен, РФ КоАП 10.8 ст. 1 ө. буенча беркетмә төзелде
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов “Татарстан Республикасы дәүләт ветеринария хезмәтенең 2019 ел эшчәнлеге” доклады белән республика киңәшмәсендә видеоконференцэлемтә режимында чыгыш ясады.
2019 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе Казан территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Казан шәһәре территориясендә ветеринария документларыннан башка тавык йомыркаларын сату факты ачыкланды.
22 ноябрьдә Әлмәт шәһәрендә икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсенең Сәүдә һәм куллану хезмәтләре бүлеге башлыгы Д. р. Хабибуллин һәм «Әлмәт РДВБ» ДБУ башлыгы Р. Р. Мөхәммәтҗанов рәислегендә Хуҗалык итүче субъектларның Меркурий системасында эшләүләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр, сәүдә нокталары вәкилләре катнашты.
2019 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы шәһәре территориясендә ДВИ инспекторлары тарафыннан терлек продукциясен ветеринария документларыннан башка сатуның 2 очрагы ачыкланды.Сату барышында ветеринария законы бозылган. Хокук бозучылар РФ КоАП 10.8 ст. 1 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылды