Бүген Казанда һәм республикада традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Казанның ярминкә мәйданчыклары эше белән танышты.
Ветеринария кагыйдәләрен бозучыларга, терлекләре авыру сәбәпле алынган очракта, компенсация бирелмәскә мөмкин яки аның күләмен сизелерлек киметәчәкләр.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге «Терлекчелекнең зыянлы продуктлары белән эш итүгә яңа таләпләр» темасына киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмә Авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре катнашында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашында Идел-Кама тыюлыгында дуңгызларның африка чумасын булдырмау максатыннан урман массивлары һәм кырлары территорияләрендә кыргый кабаннар санын мониторинглау буенча рейд-тикшерү узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең чыгарылыш студентлары белән "Вакансияләр ярминкәсендә" очрашты.
Балтач һәм Саба районнарында республика территориясенә йогышлы, шул исәптән аеруча куркыныч хайваннар авыруларының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча комиссияләрнең чираттан тыш утырышлары узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Татарстан радиосы»нда туры эфирда чыгыш ясады. Алып баручы Рәзин Нуруллин белән әңгәмә барышында республикадагы һәм гомумән Россия Федерациясендәге эпизоотия вазгыятенә кагылышлы мәсьәләләр, аерым алганда, күчмә кошларның язгы миграциясе чорында кош гриппы вирусының үтеп керү куркынычы һәм африка дуңгыз чумасын кисәтү чаралары турында сөйләштеләр.
Россельхознадзорның «Хорриот» системасына хәзерге вакытта 2,1 млн хайван һәм 33 мең хайван төркеме турында мәгълүмат кертелгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хайваннарны идентификацияләү мәсьәләләренә багышланган Дәүләт Думасы подкомитеты утырышы нәтиҗәләре буенча хәбәр итә. Хайваннаны төркемнәрдә исәпкә алуда 902,6 млн. хайван каралган.
Россиядә быелның башыннан алып 13 мартка кадәр 8 Африка дуңгыз чумасы очагы теркәлгән, бу Россельхознадзорның мәгълүмати-аналитик үзәге күзәтүеннән күренә. Иң күп яңа авыру чыганаклары кыргый табигатьтә ачыкланган. Аларның өчесе Әстерхан өлкәсендә билгеләнгән, бер очрак буенча Курск, Кострома өлкәләрендә һәм Приморье краенда теркәлгән.
Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаучы чыгарылыш студентлары өчен 17 мартта "Вакансияләр ярминкәсе" узачак. Чарада район дәүләт ветеринария берләшмәләре, «Красный Восток Агро», «Ак Барс холдинг», «АПК Азык-төлек программасы», "Комос групп" кебек эре агросәнәгать комплекслары, терлекчелек хуҗалыклары һәм кошчылык фермалары вәкилләре студентлар белән очрашачак.