Россия Хөкүмәте өстәмә рәвештә ветеринария препаратлары сатып алуга 1 млрд сум акча җибәрәчәк. Бу акча, шул исәптән, илнең терлекчелек хуҗалыкларындагы терлекләрне вакцинацияләүгә китәчәк. Бу хакта боерыкны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Документ Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган
» Хайваннарда куркыныч авыруларны дәвалау һәм профилактикалау өчен кирәкле ветеринария даруларын сатып алуга һәм башка эпизоотиягә каршы чараларга өстәмә рәвештә 1 млрд сум юнәлдереләчәк", — диелә Хөкүмәт хәбәрендә.
Өстәмә финанслау ветеринария хезмәтләре белгечләренә терлекчелек хуҗалыкларында терлекләрне вакцинацияләүне үткәрергә, шулай ук хайваннарның куркыныч авыруларын вакытында кисәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Өстәмә бүлеп бирелгән акчаларны исәпкә алып, 2023 елда эпизоотиягә каршы чараларга барачак финанслауның гомуми күләме 3,7 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк.
Финанслау чыганагы-хөкүмәтнең авыл хуҗалыгы һәм балыкчылыкка ярдәм итү инициативаларын тормышка ашыру өчен резервланган бюджет акчалары.
Өстәмә финанслау мәсьәләсе 7 апрельдә Хөкүмәт утырышында карала һәм хуплана. Эш авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү дәүләт программасы кысаларында алып барыла.