Анонс: «Таяну ноктасы» программасын 20 майда – 19:00 ТНВ Татарстан, 20: 30 ТНВ Планета каналларында карагыз.
Микрофон каршында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Корбан бәйрәменә әзерләнә.
Ведомствоның төп бурычы төбәкне йогышлы авырулар керүдән ышанычлы яклауны тәэмин итүдән гыйбарәт. Инфекция йоктыру куркынычын булдырмас өчен сарыкларны турыдан-туры Татарстанда сатып алырга киңәш ителә, үзебездә чыгарылган һәм үстерелгән токымлы сәламәт хайваннар бар кешегә дә җитә.