Котлау!

2026 елның 27 мае, чәршәмбе

Корбан бәйрәме көннәрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре корбан хайваннарын чалу йоласын үткәрү өчен әзерләнгән мәйданчыкларны контрольдә тота.

Дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре объектларның торышын тикшерә, санитария нормаларына туры килүен һәм инфраструктураның гомуми әзерлеген бәяли.

Ветеринария-санитария экспертизалары үткәрелде һәм ветеринария таныклыклары рәсмиләштерелде.

Бәйрәм көннәрендә Татарстан Республикасы буенча 65 мәйданчык эшләячәк, шуларның 17 се – Казанда.

Барлык мәйданчыклар өчен 15 242 баш сарык әзерләнгән, шуларның 14 692 се – республика районнарыннан.

Барлык мәйданчыклар да билгеләнгән таләпләргә туры китереп эшлиләр, куркынычсызлыкны һәм кирәкле стандартларны үтиләр.

Узган ел рәсми мәйданчыкларда 12 946 баш сарык суелды, шул исәптән, Казанда 6438 баш сарык суелган иде.

Шулай итеп, бәйрәм оешкан төстә һәм тыныч уза, мөселманнар өчен уңайлы шартлар тудырыла.

Шәһәребез халкына бу якты көнне иминлек телибез!

Тимур Галеев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International