Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында кадрлар үзгәреше

2026 елның 17 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында кадрлар үзгәреше: «Әгерҗе район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең яңа җитәкчесе итеп Полина Коробейникова билгеләнде. 

Коллективны рәсми тәкъдим итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов катнашында узды. Полина Игоревнаны яңа вазифага билгеләнүе белән котлыйбыз һәм Әгерҗе муниципаль районында эпизоотик иминлекне ныгытуга һәм ветеринария хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән яңа вазифасында уңышлы эш телибез. 

Шулай ук эш сәфәре барышында Тимур Галиев капиталь ремонттан соң ветеринария берләшмәсе бинасын карап чыкты. Берләшмә коллективы белән очрашуда район халкына ветеринария хезмәте күрсәтүне оештыру, эпизоотик вәзгыять, авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарын идентификацияләү буенча эш алып бару һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. 

Мондый даими очрашулар килеп туган кыенлыкларны тиз арада ачыкларга һәм республикада ветеринария тармагын тотрыклы үстерү өчен үз вакытында чаралар күрергә мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International