Татарстан Республикасының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре Ленинград өлкәсендәге «Тормыш юлы» мемориаль комплексында булдылар

2026 елның 19 апреле, якшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Ленинград өлкәсенең Ладога күле бистәсендә урнашкан «Тормыш юлы» музей-мемориаль комплексында булдылар.

Ладога күле буеннан үткән «Тормыш юлы» илебез тарихының иң әһәмиятле тарихи вакыйгасы белән бәйле була. Бу трасса Ленинград блокадасы вакытында миллионнарча кешеләр өчен өмет символы, дөнья белән бәйләгән бердәнбер юл була. 

Эш сәфәре барышында ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре төп экспозиция – ачык һава астында эшли торган музей һәм павильоннар белән таныштылар. Экспонатлар арасында: хатлар, документлар, байраклар, корабль әләмнәре, кораллар, судноларның модельләре һ.б. Ачык мәйданчыкларда Икенче бөтендөнья сугышы чорындагы чын хәрби техника: катер, буксир, Зенит кораллары, күл төбеннән алынган легендар ГАЗ-АА «полуторкасы» һәм, хәтта Ли-2 хәрби-транспорт самолеты тәкъдим ителгән. 

Экспозициянең һәр бүлеге «Тормыш юлы» турындагы яңа героик детальләр белән таныштыра — фидакарьлек үрнәге һәм киләчәк буыннарга васыять буларак яңгырй.

«Тормыш юлы» музее 1972 елның 12 сентябрендә, су кичүе эшли башлауның 31 еллыгына ачыла. Ул Бөек Петр исемендәге Үзәк хәрби-диңгез музееның филиалы булып тора һәм «Данның яшел билбавы» мемориаль комплексына керә. 

Мондый проектлар тарихи хәтерне саклап кына калмыйча, яшьләрдә ватанпәрвәрлек һәм үз иле өчен горурлык тәрбияли.
Сез бу музейга барырга теләр идегезме? 

Видеорепортаж: https://max.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International