«Pro ветеринария. Экспертлар җавапларында еш бирелә торган сораулар» сәхифәсен дәвам итәбез

2026 елның 17 апреле, җомга

Бу кыска һәм мәгълүмати постлар, анда һәркем иң актуаль сорауларга җавап таба ала. 

Тема: Язын йорт хайваннары белән урамда йөрү: нәрсәгә игътибар итәргә

1 нче бүлек: https://max.ru

2 нче бүлек: Аллергик реакцияләреш була торган язгы проблема

Беренче чәчәкләр, эри торган кар һәм юл реагентлары – болар барысы да көчле аллергеннар. Әгәр дә йорт хайванының төчкерүен, күзләре яшьләнүен яки тире өслегендә тимгелләр барлыкка килсә, кичекмәстән ветеринарга мөрәҗәгать итегез. Белгеч янына килгәнче, таныш булмаган үсемлекләр булган урыннарда йөрмәгез.

Язгы пычракка каршы көрәш

Этләр һичшиксез һәр күлләвекне тикшерергә яраталар, моңа әзер булып торыгыз! Тәпиләрен чиста тоту өчен ишек төбендә келәм, зур сөлге яки гипоаллерген салфеткаларны әзер тотыгыз. Исегездән чыгармагыз: дымлы пычрак йон – бактерияләр үрчү һәм инфекцияләр үсеше өчен идеаль мохит.

Җирдәге куркыныч табылдыклар

Эрегән кар астында этләр өчен кызык булган яңа табылдыклар булырга мөмкин. Агулануны булдырмас өчен, үзегез белән этегез ярата торган ризык  йөртегез, әгәр дә этегез шикле табышларга тап булса, аның игътибарын читкә юнәлтегез.

Эчү режимы

Эткә беркайчан да җыелып торган судан су эчәргә рөхсәт итмәгез! Урамда йөргән вакытта, махсус шешәдә, чиста су йөртегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International