Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илшат Гыйниятуллин «Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесендә очрашу үткәрде.
Очрашуның максаты – район ветеринария берләшмәсенең агымдагы эшчәнлеге белән танышу һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү.
Очрашу вакытында Илшат Гыйниятуллин Арча ветеринария берләшмәсе эшенең төп юнәлешләренә игътибар итте. Ул, терлек азыгы продукциясенең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән тикшеренүләр үткәрелә торган, ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясен карады.
Шулай ук Илшат Гыйниятуллин лабораториядә кулланыла торган җиһазлар һәм анализлар үткәрү процессы белән танышты, хезмәткәрләрнең югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыкка һәм барлык кирәкле стандартларның үтәлүенә инанды.
Терлек сую пункты эше аеруча кызыксыну уятты. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветериария идарәсе башлыгы урынбасары терлекләрне сую процессын оештыруны, тоту һәм санитар эшкәртү шартларын, шулай ук барлык этапларда сыйфатны контрольдә тоту системасын өйрәнде. Анда авырулар таралуны булдырмый калуны һәм кулланучылар өчен продукциянең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән ветеринария-санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу йомгаклары буенча Илшат Гыйниятуллин районның эпизоотик иминлеген һәм азык-төлек продукциясе иминлеген тәэмин итүдә Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсе эшенең мөһимлеген билгеләп үтте. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән ветеринария хезмәте эшчәнлеген үстерүнең һәм камилләштерүнең үсеш юллары билгеләнде.
Фото: Арча РДВБ
#Ветеринария #Татарстан #Ветеринария Хезмәте #Продукция Иминлеге #Санитар Экспертиза #Терлек Сую Пункты