Ветеринария кагыйдәләренә караган киңәшмә узды

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Бүген Казан территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Денис Аксаков Казан шәһәре Башкарма комитетында ветеринария кагыйдәләренә караган киңәшмәдә катнашты.

Очрашуның төп темасы сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә ит продукциясен сатканда ветеринария кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.

Очрашуны спикерлары:

- Нияз Гайнуллин – Кулланучылар базары комитеты рәисе урынбасары;

- Мария Грибанова – Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы;

- Самат Мәүлитов – «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ җитәкчесе.

Киңәшмәдә шулай ук эшчәнлекләре сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсенә караган оешмалар, шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе, бу өлкәгә мөнәсәбәте булган мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләренә ия булган башка хезмәтләр, һәм оешмаларның вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында Денис Аксаков шәһәр территориясендә сатыла торган ит продукциясенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын катгый контрольдә тотуның мөһимлеген ассызыклап чыгыш ясады. Гамәлдәге барлык ветеринария нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәү зарурлыгына, шулай ук хокук бозуларны булдырмау өчен контроль чараларын көчәйтүгә һәм бизнес вәкилләре арасында үзара хезмәттәшлеккә аерым игътибар итәргә кирәклеге ассызыкланды.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә катнашучылар сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә контрольне көчәйтү һәм даими тикшерүләр уздыру турында килештеләр.

#киңәшмә # Башкарма комитет # ТР МК ДВИ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International