Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин катнашты. Шулай ук министрлык хезмәткәрләре, терлекчелек буенча консультантлар, муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Габделхак Мотыйгуллин искәрткәнчә, ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәү, терлекләрне ябык режимда тоту, биологик яктан саклауны тәэмин итү, транспортны дезинфекцияләү һәм санпропусклар кертү мөһим.
Шулай ук башка регионнардан терлекләр, азык кертүгә юл куймау һәм аларның республика эчендә күчеп йөрүенә контрольне көчәйтү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде.
Киңәшмә азагында министрлык башлыклары терлекләрне карау һәм ашату технологиясен, эре мөгезле терлекләрнең сакланышын, юл карталарын вакытында үтәүне һәм терлекләрне саклауның барлык чараларын үтәүне аерым контрольгә алырга кирәклеген билгеләп үтте.