Татарстан Республикасында 14 марттан башлап атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китә

2026 елның 13 марты, җомга

Ярминкәләр Казанның 14, Чаллы шәһәренең 2, Яшел Үзән муниципаль районының 2, Түбән Кама шәһәренең 2 һәм Түбән Кама районының Кама Аланында 1 мәйданчыкта узачак.

Ярминкәләр зур социаль әһәмияткә ия һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның популяр формасы булып кала бирә. Шулай ук, «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына ирешергә дә ярдәм итә. Алар халыкка сыйфатлы азык-төлек продуктларының киң ассортиментын арзан бәядән, шул исәптән, кош, сыер һәм дуңгыз ите, тавык йомыркасы, сөт һәм сөт ризыклары, яңа бәрәңге һәм сезонлы яшелчәләр, шикәр комы, көнбагыш мае, югары сортлы он, пешкән ризыклар, кондитер эшләнмәләре һ.б. тәкъдим итәләр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе тарафыннан даими контроль ярминкәләрдә барлык продукциянең югары сыйфатлы булуын тәэмин итә, сатып алучыларны сыйфатсыз товарлар сатып алудан саклый, шулай ук аларны саклау, транспорт ярдәмендә күчерү һәм сату шартларын тикшерә.

Сәүдә 06.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча оештырылачак: 
Казан шәһәрендә Аграрная ур., 2 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Саба, Балтач, Арча, Кукмара муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Липатов ур., 7 нче йорт адресы буенча Аксубай һәм Әлки муниципаль районнары үз продукцияләрен тәкъдим итә.

Хөсәен Ямашев проспекты, 71а йорт адресы буенча Татарстанның Яңа Чишмә, Спас, Кайбыч һәм Югары Ослан районнары продукциясе сатылачак.

Биектау һәм Питрәч муниципаль районнарының продукциясе Беломорская ур., 6 нчы йортта урнашкан мәйданда тәкъдим ителәчәк.

Республиканың Тәтеш һәм Кама Тамагы муниципаль районнары үз продукциясен  Ш.Усманов урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан мәйданда тәкъдим итәчәкләр.

Батыршин урамы, 20 нче йортта Буа һәм Чүпрәле районнары хезмәтчәннәре җитештергән продукция булачак.

Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә Татарстан Республикасының Әтнә һәм Теләче муниципаль районнарыннан фермер продукциясе сатып алырга мөмкин булачак.
Алексеевск һәм Лаеш районнары Җиңү проспекты 46 в адресы буенча урнашкан мәйданда урнашачаклар.

Ә.Авзалова ур., 15 йортта Татарстанның Мамадыш һәм Нурлат муниципаль районнары продукциясе тәкъдим ителәчәк.

Ю.Фучик ур., 64 йорт, Академик Лаврентьев ур., 10 йорт, Революционная ур., 12 йорт, Дементьев ур., 7 йорт адреслары буенча авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең төрле продукцияләре тәкъдим ителәчәк.

Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә якшәмбе көннәрендә традицион ярминкәләр узачак.

Яшел Үзән муниципаль районының Осиново бистәсе Садовая ур., 9 нчы йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Балык Бистәсе һәм Апас муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Яшел Үзән муниципаль районы «Яңа Тура» технополисы мәйданчыгында үз продукциясен тәкъдим итәчәк.

Чаллы шәһәрендә Габдулла Тукай урамы, 16 йорт һәм Чулман проспекты адреслары буенча (ипподром территориясендәге мәйданчык) Сарман, Мөслим, Тукай һәм Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе районнары продукциясе сатылачак.

Түбән Кама районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен Кама Аланында «Олимпия» боз сарае парковкасы территориясендә тәкъдим итәчә.

Түбән Кама шәһәрендә «Комета» үзәк базары мәйданчыкларында Төзүчеләр ур., 2б һәм Көньяк ур., 7 йорт адресы буенча Ютазы, Баулы һәм Түбән Кама районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продукцияләрен тәкъдим итәчәк.

Ярминкәләр 2026 елның 26 апреленә (7 ярминкә атнасы) кадәр оештырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International