Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә “Хезмәт коллективларында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау” темасына лекция узды.
Иммунодефицит синдромы (СПИД) үсешенә китерә торган ВИЧ-инфекция, сәламәтлек саклауның җитди глобаль проблемасы булып кала бирә. ВИЧ белән нәтиҗәле көрәш комплекслы якын килүне таләп итә, ул профилактика, диагностика, дәвалау һәм ВИЧ белән яшәүче кешеләргә ярдәм итүне үз эченә ала.
Профилактика ВИЧ таралуны тоткарлауда төп роль уйный. ВИЧны иртә диагностикалау һәм АРВ-терапияне вакытында башлау хәлиткеч әһәмияткә ия. АРВТ ВИЧ белән яшәүче кешеләргә сәламәтлекләрен сакларга, тулы канлы тормыш алып барырга мөмкинлек бирә һәм партнерларга вирус тапшыру куркынычын шактый киметә.
Терапия ярдәмендә ВИЧ-инфекция хроник идарә ителә торган авыруга әверелә.