Татарстан Республикасы территориясендә хайваннарның һәм кошларның хәрәкәтенә көндәлек контроль дәвам итә

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кошларын, шулай ук терлек продукциясен ветеринария документларыннан башка рөхсәтсез кертүне булдырмау максатыннан, ветеринария идарәсе хезмәткәрләре Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре катнашында Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар һәм кошларның хәрәкәтен һәркөнне тикшереп торалар.

Безнең белгечләр «Малиновка» һәм «Тула-1» стационар полиция постларында кизү торалар, шулай ук мобиль полиция төркемнәре белән патрульлек итүдә катнашалар. Хокук бозулар ачыкланган очракларда материаллар Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә тиешле чаралар күрү өчен тапшырыла. 2026 ел башыннан 1690 транспорт чарасы тикшерелгән, ветеринария законнарын бозуның 35 очрагы ачыкланган.

Барлык гражданнарга һәм эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәбез: терлекләрне һәм продукцияне ветеринария документлары булганда гына күчереп йөртеп була, Россия Федерациясе законнарын үтәүне сорыйбыз. Раслаучы белешмәләре булмаган затлардан хайваннар һәм кошлар сатып алу тыела (1,4 нче форма), шулай ук «Ветис» федераль дәүләт мәгълүмат системасының «Хорриот» компонентында тиешенчә идентификацияләнмәгән һәм маркировкаланмаган хайваннарны сатып алудан тыелырга киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International