Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә «Казан шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУның 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев рәислегендә узды. Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, «Казан шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Самат Мәүлитов, «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. «Казан шәһре Дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Самат Мәүлитов авыруларны профилактикалау һәм хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча башкарылган эшләр турында, ветеринария-санитария экспертизасы, ветеринария контроле лабораториясе казанышлары турында сөйләде. Киңәшмә барышында шулай ук финанс-хуҗалык эшчәнлегенә нәтиҗә һәм «Казан шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ персоналы белән идарә итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәнең нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев «Казан шәһәре Дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУның 2025 елдагы эшенә уңай бәя бирде. Ул шәһәрдә эпизоотик вәзгыятьне профилактикалауда һәм контрольдә тотуда югары күрсәткечләрне билгеләп үтте һәм ветеринария контроле системасын камилләштерергә кирәклеген дә ассызыклады. «2025 ел нәтиҗәләре башкарылган эшнең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Ирешелгән күрсәткечләрне саклап калу гына түгел, ветеринария хезмәтенең алга таба үсешен тәэмин итү дә мөһим», — дип билгеләде Тимур Галиев.
Киңәшмә ахырында 2026 елга өстенлекле бурычлар билгеләнде, шул исәптән, хайваннар авыруларын профилактикалау чараларын көчәйтү һәм ветеринария-санитария экспертизасының сыйфатын күтәрү кирәклеге дә әйтелде.