Авыл хуҗалыгында биосаклау чараларын көчәйтү

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Буа районына эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин булды. Очрашуның төп максаты җирле агропредприятиеләрдә биологик саклау чаралары комплексын өйрәнү һәм арттыру иде. 

Эш сәфәре барышында Габделхак Мотыйгуллин районның кайбер алдынгы хуҗалыкларында биологик саклау системасы белән җентекләп танышты. 

Автотранспорт һәм сөт цистерналарын дезинфекцияләү процедураларын, йогышлы авырулар таралуны булдырмауда, мөһим этап буларак билгеләделәр. 

Предприятиеләрнең җитәкчеләре белән очрашу барышында Габделхак Мотыйгуллин биосаклау өлкәсендәге ветеринариянең катгый таләпләре белән таныштырды. 

Төбәктә эпизоотик һәм санитар-эпидемиологик иминлекне саклап калуның мөһимлеге ассызыкланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International