Хайваннарда һәм кошларда аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы утырышы булды

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев хайваннарда һәм кошларда аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча республика штабы утырышында катнашты. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды. 

Моннан тыш, утырышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында авыл җирлекләре башлыклары, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, предприятие һәм хуҗалык җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашты. Тимур Галиев Россия Федерациясендәге эпизоотик вәзгыять һәм хайваннарның аеруча куркыныч һәм йогышлы авыруларын кисәтү чаралары турында сөйләде. Мондый авырулар республика икътисады өчен зур куркыныч тудыра, чөнки предприятиеләргә һәм хуҗалыкларга җитди матди зыян китерә. 

«Муниципаль берәмлекләр башлыкларына терлекләрне вакытлыча тоту (карантинга ябу) өчен терлекчелек объектларыннан, кимендә 5 километр ераклыкта булган, махсус урын оештырырга кирәк», – дип ассызыклады Тимур Галиев. Ахырда Ленар Гарипов шулай ук нәселле хайваннардан тыш, партояклыларны республика территориясенә кертүне вакытлыча тыю, шулай ук авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә халыкны 6 ае тулмаган үгез бозаулар белән тәэмин итү чараларын күрергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International