Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе ДБУ «Республика ветеринария лабораториясе»нең 2025 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев рәислегендә узды. Чарада лаборатория директоры урынбасарлары, бүлек башлыклары, баш хисапчы һәм кадрлар эше буенча белгеч катнашты.

Киңәшмә йомгаклары буенча лабораторияне алга таба үстерүгә,пробаларны анализлау сыйфатын арттыруга һәм уздырыла торган тикшеренүләрнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен заманча технологияләр кертүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде. 2026 елга Татарстан Республикасының ветеринария өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлдерелгән стратегик мөһим бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International