23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
Тормышыбызда иң кыйммәтле әйбер – татулык, тынычлык һәм тотрыклылык. Ватанны саклаучылар көненең бай һәм данлы тарихы бар.
Бу бәйрәм батырлык, фидакарьлек, абруй һәм намус символы булып тора.
Тынычлык озак еллар саклансын, ә һәр көн якты хисләргә, күңелле тәэсирләргә һәм истәлекләргә бай булсын!
Бу ел - хәрби хезмәт һәм хезмәт батырлыгы елы. Болай атауның максаты - тарихи хәтерне саклау, гражданнар теләктәшлеген ныгыту, барлык Ватанны саклаучыларны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәт итү.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре яңгырый, алар, үзләрен аямыйча, кызганмыйча үзләреннән соң килгән буыннарга ирекле тормыш бүләк иттеләр.
ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Т. М. Галеев