«Ветеринария» белгечлеге буенча белем алучы чыгарылыш курсларның дәүләт имтиханнарын тапшыру буенча беренче утырыш узды

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Казан ДАУ югары белем бирү ФДБМУ структурасына керә торган «Н.Э. Бауман исемендәге Казан ветеринария медицина академиясе»ндә «Ветеринария» белгечлеге буенча белем ала торган чыгарылыш курсларның беренче дәүләт имтиханнары утырышы узды. 


Дәүләт имтихан комиссиясендә Казан территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм Дәүләт күзәтчелеге бүлеге башлыгы Денис Аксаков катнашты. 


Имтихан комиссиясе рәисе итеп «Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ җитәкчесе Самат Мәүлитов билгеләнде. 


«Чыгарылыш курс укучылары үз белгечлекләрен яхшы белүләрен, җаваплылыкка ия һәм һөнәрләре буенча камилләшергә әзер булуларын күрсәттеләр. «Ышанам, алар академияне һәм республиканың ветеринария тармагын бөтен җирдә лаеклы тәкъдим итәчәкләр», – дип ассызыклады Денис Аксаков. 


ТР МК Баш ветеринария идарәсе яңалыкларына язылырга: 
МАХ
ВКонтакте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International